Смотрите, читайте, отвечайте на вопросы телевизионной викторины!

04.04.2017

“Без бәхетле, без шагыйрьле, Без Тукайлы халык мәңгегә”:25-нче телевизион викторина.


3 – 7 апрель 2017 ел.

Тукай ис. ҮК-нә һәм НТР телерадиокомпаниясе 22 ел рәттән телевизион викториналар үткәрә. Беренче телевикторина 1995 елда - НТР телекомпаниясе оешкан елда башланып киттеп шәһәр һәм авыл халкы арасында популярлык яулады.

 
2017 елда узачак викторина өчен китапханә фондларында тупланган докментларга нигезләнеп Г.Тукай иҗатына, аны мәңгеләштерүгә кагылышлы сораулар төзелде. Сөекле Тукаебыз иҗатына битараф булмаган һәм күп белергә омтылучаннар өчен викторинаның бер-ничә шартларын үтәргә кирәк булыр:
 
1-нче, барча сорауларга тулы, дөрес язма рәвештә җавап бирү
2-нче, һәр җавапка чыганакларны күрсәтү: кайсы китаптан, газет-журналдан, ничәнче биттән җавап табылган,
3-нче, җавапларны 20-нче апрельга чаклы методик бүлеккә язма яисә электрон вариантта тапшыру.
 
Адрес: Төзүчеләр урамы, 11 в йорт; Nk.MO@tatar.ru Элемтә өчен телефон: 39-94-83; 8 917 267 14 12.
 
Кем бу шартларны үти, шулардан иң беренче - төгәл, тулы, дөрес һәм вакытында җавап тапшырган өч кеше җиңүче дип билгеләнәчәк һәм Тукай туган көнендә диплом һәм бүләккә ия булачак.
 
Телевикторинада катнашучылар өчен ярдәмгә Тукай ис. үзәк китапханәдә күргәзмә эшлиячәк.

 

Телевизион викторина сораулары.
 
1. Бөек шагыйребез Г.Тукайның бөтен язганнарын халкыбызга мирас кылынган яшәеш дәресләренә тиңли алабыз.
 
Сорау: Әйтегез, Г. Тукайның мөкәтдәс иҗатында татар халкын тәрбия алырлык сүз-фикерләр нинди басмада “кодекс” рәвешен алган? “Кодекс” белән татар телен аңлаучылар гына таныша алычакмы?
 
2-нче сорау. «Тукай абый белән сөйләшәм” шигыренә нигезләнеп Түбән Камада һәм Ю.Чаллы авылында төшерелгән кыска метражлы фильмның авторы кем?
 
2016 елда Татарстан китап нәшриятендә филология фәннәре докторы Рәмил Фәнәви улы Исламовның “Тукайны өйрәнүдә яңа чыганаклар” дигән китабы дөнья күрде. Бу фәнни мәкаләләр җыентыгына авторның Тукай тормышы һәм иҗат эшчәнлегенә бәйле яңа материаллар тупланган. Әйтергә кирәк, ул материаллар үз вакытында төрле газет-журналлар битендә һәм Г. Тукай юбилейларына багышланган фәнни җыентыкларда дөнья күреп, укучыларда зур кызыксыну уяткан. Шушы китапка кергән мәкаләләргә бәйле бер-ничә сорау:

3-нче сорау: Тукай әсәрләренең дүрт (1975-1977) һәм биштомлылык җыентыкларын (1885-1986) кем төзегән? Шагыйрьнең иҗади мирасын өйрәнүдә биниһая көч куйган бу галимгә Халык шагыйре Сибгат ага Хәким нинди бәя бирә?
 
 
4-нче сорау: Татарстан Фәннәр академиясе г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендәге Габдулла Тукай фондында уникаль бер документ саклана. Ул – “Шәрекъ клубы»нда лекция тыңлау өчен билет.
Сорау: Бу билетның кыйммәтлеге нидән тора?
 
5-нче сорау: Рамил Исламовның “Тукайны өйрәнүдә яңа чыганаклар” китабында урын алган “Габдулла Тукайның бер шигыре турында” дигән мәкаләсендә Г.Тукайның кайсы шигыре турында сүз бара? 

6-нче сорау: Г.Тукай каберенә беренче мәртәбә ничәнче елны таш куела? 21-нче гасырда каберне төзекләндерү эшләреннән соң Г.Тукайның кабер ташына нинди сүзләр уелып языла? Һәм бу эшләр кайсы елда башкарыла?
 
 
7-нче сорау: Г.Тукайның балалар өчен язылган әсәрләре әледән-әле яңа китаплар булып нәшер ителеп тора. 

Сорау: Әйтегез, кайсы яңа китапта үзен төрле рәвештә сынап карап, үз хезмәтендә генә бәхет тапкан Ташчы егет, Чыпчык сабакларын игътибарсыз калдырып, ялганына ышанган капкорсак Бай турында һәм һәммәбезгә дә яхшы таныш Шүрәле, Су анасы, Кәҗә һәм Сарык әкияти персонажлар белән таныша алабыз? 

8-нче сорау: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайты белдергәнчә Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” икенче татар академик музыкасы фестивале узды. Бу фестивальда Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт симфоник оркестры Нәҗип Җиһановның симфоник поэмасын башкарды. 
 
Яндекс.Метрика