Шагыйрәләр язга елмая.

08.03.2019

Халыклар дуслыгы йортында шәһәребезнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсе хезмәткәрләре Бөтендөнья Татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак”иҗтимагый оешмасы белән берлектә “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенә йөрүче шагыйрәләр иҗатына багышланган “Шагыйрәләр язга елмая” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә уздырдылар.


Чара “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының биш еллык юбилее кысаларында үтте. Кичәдә хатын-кызларга мәдхия җырланды, оешманың беренче оештыручылары билгеләп үтелде,бүгенге составның эшенә бәя биреп “шаян медальләр” һәм чәчәкләр тапшырылды. Кичәнең 2-өлешендә “Кама таңнары” на йөрүче шагыйрәләрнең һәрберсенең иҗаты хакында әйтелеп,алар үзләренең берәр шигырьләрен укыдылар.

Алмаз Фәттәхов фотолары.

Яндекс.Метрика